9 мая 2020 г.

Истории великих людей: Василова Альфинур Хабибрахмановна

Данную статью в редакцию сайта Закамнед направила Яман Зейнеп Юкселевна, ей 13 лет и она написала нам о своей прабабушке. Ранее она писала нам о своем прадедушке - Василове Масгуте Василовиче. Предлагаем и нашим читателям проникнуться историей - биографией прабабушки Зейнеп, на татарском языке. От имени коллектива сайта недвижимости Закамнед, журнала "Новый мир недвижимости" и всех читателей выражаем огромную благодарность Василовой Альфинур Хабибрахмановне за труд и огромный вклад в Победу в Великой Отечественной войне!

Статья опубликована от автора - Яман Зейнеп Юкселовны, без каких-либо поправок редакции.

Безгә дә үрнәк ул

Минем сезне Дәү әбием Әлфинур Хәбибрахман кызы Вәсилова (1923 елны туды) белән таныштырасым килә.

Дәү Әбием бик тә авыр тормыш юлы узган кеше. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 18 яшь була. Ул үзе теләп фронтка китә. Аны Идел елгасы буйлап яралы сугышчыларны тылга алып чыгучы теплоходка урнашкан эвакуационный госпитальга эшкә билгелиләр. Дәү Әбиемә биредә төннәрен 3-4 сәгать йокларга да мөмкинлек булмый. Ул табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга тәүлек буе яралыларны, авыруларны карарга, дәваларга ярдәм итә. Медицина буенча махсус белеме булмаса да, тиздән әбием бу эшләрне оста итеп башкара башлый.

Юлда чагында яралылар төялгән теплоход еш кына куркыныч хәлләргә дә очрап тора. Медицина учрежденияләренә, яралы сугышчыларга каршы хәрби көч кулланмау турында халыкара килешү булуына карамастан, немец-фашист бомбардировщиклары һәм истребителләре теплоход өстөндәге медиөина эмблемасы төшерелгән ак флагны санга сукмыйча госпитальне әледән-әле утка тоталар. Кайчак явыз Гитлер козгыннарын үзебезнең хәрби очкычлар куып алып китәләр. Ә күп очракта мондый куркыныч хәлләрдән чыгу өчен теплоход командасына баш ватарга туры килә. Шулай чираттагы рейсларның  берсендә кичкә таба теплоходка өч немец очкычы  һөҗүм ясый. Алар бер-бер артлы очып килеп бомбалар ташлап китәләр. Бәхеткә каршы, бомбаларның берсе дә теплоходка эләкми. Аннан соң фашист очкычлары яралылар өстенә пулеметлардан ата башлыйлар. Шулчак палубада нык төтөнләп, нидер яна башлый һәм теплоход туктый. Очкычлар теплоход өстеннән тагын бер кат үкереп үтәләр дә, юкка чыгалар. Алар киткәч, теплоходтагы янгын тиз арада сүндерелә һәм эвагоспиталь үзенең юлын дәвам итә. Нәрсә янганлыгы да ачыклана. Теплоход палубасында матрослар капитан кушуы буенча тимер мичкәдә керосин чылатылган чүпрәк-чапрак яндырганнар икән.  Безнекеләрнең хәйләсе бу юлы да яралы сугышчыларны котылгысыз үлемнән алып калырга ярдәм итә.

Дәү Әбием шулай җиңү килгәнче батырларча үзенең гадәттән тыш авыр хезмәтен башкара.

Сугыштан соң укытучы булу хыялы аны педагогия институтына алып килә. Уку еллары артта кала. Ләкин мәктәптә аңа озак эшләргә туры килми. Илленче елларда югары белемле җитәкче кадрлар җитешмәгәнлектән, әбиемне ике еллык югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Хезмәт юлын ул Мамадышта партиянең район комитетында дәвам итә. Берничә елдан соң Дәү әбием үзенең яраткан эшенә мәктәпкә әйләнеп кайта һәм  биредә лаеклы ялга чыкканчы балаларга рус теле һәм  әдәбияты укыта.

В.В.Путиннан Дәү әбиемә котлау хаты килде (2006 ел). Ул ел саен андый хатларны Дәү әбиемә жибереп тора иде.

2014 елда Дәү әбием вафат була.

В.В.Путиннан Дәү әбиемә котлау хаты (2006 ел)
Әлфинур чишмәсе (Югары Ошма авылы Мамадыш районы Татарстан Республикасы).

Автор статьи: Яман Зейнеп Юкселевна, 13 лет, ученица Муниципального автономного общеобразовательного учреждения города Набережные Челны «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» Республики Татарстан.

Редакция сайта недвижимости Закамнед и журнала "Новый мир недвижимости" выражают благодарность Яман Зейнеп Юкселевны за авторство статьи и сохранение памяти о своих родных и близких людей. 

0
Понравилась статья?

Нужна консультация юриста?

Оставьте заявку и специалист свяжется с вами в ближайшее время и проконсультирует по все вопросам.

Нажимая на кнопку вы соглашаетесь на обработку персональных данных